ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Азнакай районының өч авыл җирлеге яңа машиналы булды

31 август 2019, 01:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/news/avyil-huҗalyigyi/aznakay-rayonyny-ch-avyl-irlege-yaa-mashinaly-buldy

Азнакай районының өч авыл җирлеге яңа машиналы булды Республиканың тотрыклы үсешендә зур мәгънә салган йөзгә якын җиңүчегә “Шевроле Нива” автомобиле ачкычлары тапшырылды.
(Казан, 31 август, "Татар-информ", "Маяк").Татарстан Республикасы көне уңаеннан Дәүләт Советында муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырылучы республика смотр-бәйгесенә йомгак ясалды. Бу хакта Азнакайның "Маяк" газетасы яза. 
 
Республиканың тотрыклы үсешендә зур мәгънә салган йөзгә якын җиңүчегә “Шевроле Нива” автомобиле ачкычлары тапшырылды. Әлеге дәрәҗәле бүләккә ия булучылар арасында Азнакай муниципаль районының Әгерҗе, Әсәй һәм Чемодур авыл җирлекләре дә бар, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10