ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗе районының яшь гражданнарына тантаналы төстә паспортлар тапшырылган

31 август 2019, 00:00 , Фото: agryz-rt.ru/news/yashlek/gere-rayonyny-yash-grazhdannaryna-tantanaly-tst-pasportlar-tapshyryldy

Әгерҗе районының яшь гражданнарына тантаналы төстә паспортлар тапшырылган Документ биш әгерҗелегә бирелгән.
(Казан, 31 август, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Республика көнендә Әгерҗе районының 14 яше тулган биш гражданына тантаналы төстә паспортлар тапшырдылар. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Әмир Шәйхетдинов, Илһам Хәмидуллин, Лилиана Журавлева, Артур Шестаков, Алена Ярмолюк РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге җитәкчесе Айнур Вәлиев, миграция хезмәте идарәсенең Әгерҗе районы буенча бүлекчә җитәкчесе Елена Шадрина кулыннан паспортлар алды, диелә хәбәрдә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10