ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Шаян-ТВ "Төп геройлар-2019" премиясенең "Ел ачышы" номинациясендә бүләкләнде

30 август 2019, 22:53 , Фото: tatarstan.ru

Шаян-ТВ "Беренче приз белән тәбриклим, соңгысы булмасын!" - дигән теләкләрен җиткерде "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

(Казан, 30 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Шаян-ТВ " телеканалы "Төп геройлар-2019" премиясенең "Ел ачышы" номинациясендә җиңде. Бүген Казан циркында "Төп геройлар-2019" Еллык илкүләм балалар премиясен тапшыру тантанасы узды.

"Бу премия 2017 елдан бирле үткәрелә. Быел без дә катнаштык. "Ел ачышы"нда җиңүгә ирештек. Сайтта балалар үзләре тавыш бирделәр, безне сайлап алдылар. "Карусель" каналына да, тамашачы балаларга да рәхмәт белдерәбез", - диде каналның җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова "Татар-информ" хәбәрчесенә.

"Шаян ТВ" каналы өчен Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә , шул исәптән, Инстаграм челтәрендә дә, Төркия, Америка, Канададан тавышлар күп бирелгән. Җиңүчеләрне "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов котлады. "Беренче приз белән тәбриклим, соңгысы булмасын!" - дигән теләкләрен җиткерде.

Тантанада 13 номинация буенча җиңүчеләр бүләкләнде. Тантана барышында "Карусель" телеканалында балалар арасында популяр булган анимацион сериаллар, мультфильм геройлары катнашында җырлы-биюле чыгышлар куелды. Нәни тамашачылар Маша һәм Аюны, Фиксиклар, Көчекләр патрулен, Барбоскиннарны, "Тыныч йокы, нәниләр" тапшыруы каһарманнары - Хрюшка, Каркуша, Филя һәм башкаларны күреп куанды.

Илкүләм премияне тапшыру тантанасының Татарстанда узуына дәлил буларак, татарча сүзләргә дә урын бирелде. Әйтик, сценарий буенча балаларга тылсымлы сүз әйтергә кирәк иде. Төрле телләрдә әйтеп карагач, иң дөресе "әфсен-төфсен" булып чыкты. "Шаян-ТВ" герое Шаян бердәмлекнең әһәмиятен татар халык мәкале аша җиткерде.

Казанда яшәүче Гөлнар Хәбибуллина бәйрәмгә ике кызы белән килгән. "Балаларның күңеле булды инде, рәхәтләнеп күңел ачтылар. "Три кота", "Сказочный патруль" мультфильнарына исләре китә бигрәк тә", - диде ул.

Казан укучысы Мәдинә дә тәэсирләре белән уртаклашты. "Карусель" каналында нәни алып баручы Николь Плиева белән фотога төштем. Ә "Каляка-Маляка" мине кулымнан тотып, хәтта сәхнәгә менәргә булышты", - ди ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10