ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мошенниклар пенсионерларны алдауның яңа ысулын тапкан

30 август 2019, 22:44

РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге халыкка уяу булырга киңәш итте.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге мошенниклардан сак булырга өндәп, халыкка кисәтү ясады. Соңгы вакытта пенсионерларны Пенсия фонды исеменнән алдау очраклары ачыкланган. Бу хакта РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Эш шунда: интернетта Россия Пенсия фондының рәсми сайтына охшатып ясалган ялган сайт барлыкка килгән. Анда буыннарны дәвалау өчен дарулар рекламасы урнаштырылган. Мошенниклар янәсе Россия Дәүләт Думасы әлеге препаратларны пенсионерларга бушлай бирү турында закон кабул иткән, бу тәкъдимне Пенсия фондының Казан бүлекчәсе җитәкчесе ясаган, дип язган.

«Бу мәгълүматлар дөреслеккә туры килми. Пенсия фонды белгечләре беркайчан да бернинди товарлар тәкъдим итми һәм рекламаламый», - дип белдерә бу уңайдан РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.

Татарстанлыларга уяу булырга һәм алдакчылар тозагына эләкмәскә киңәш ителә. Пенсия фонды хезмәткәрләре өйдән-өйгә йөрми, кешеләрдән шәхси документларын таләп итми, имзалар куярга сорамый.

Гражданнарны кабул итү Россия Пенсия фондының Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы бүлекчәләрендә башкарыла. Барлык хезмәткәрләрнең дә Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгы бар һәм алар аны гражданнар таләбе буенча күрсәтергә тиеш.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10