ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Болгар белән Зөягә багышланган рәсем һәм шигырьләр бәйгесе озайтылды

30 август 2019, 20:40

Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге турында рәсемнәр һәм шигырьләрне 2019 елның 16 сентябренә кадәр тапшырырга мөмкин.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстанның борынгы Болгар һәм Зөя шәһәрлекләренә багышланган рәсемнәр һәм шигырьләр бәйгесе 16 сентябрьгә кадәр озайтылды. Балалар арасында үткәрелүче бәйге быел апрель аенда старт алган иде. Хәзерге вакытта 100дән артык иҗат эше килгән, рәсем һәм шигырьләрне кабул итү дәвам итә, дип хәбәр итә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

«Безнең өчен бу бик мөһим конкурс, чөнки Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге тарихы күп кешене кызыксындыра. Барлык эшләр дә Инстаграмда урнаштырыла, анда авторларның ата-аналары, дуслары һәм танышлары лайклар куеп, аларга җиңәргә ярдәм итү мөмкинлеге дә булачак. Төп бүләк - бөек Болгар яки Зөя утрау-шәһәрлегенә бушлай экскурсия. Без барлык укучыларны да конкурста актив катнашырга чакырабыз», - диде Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Конкурс эшләре татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Анда республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан I-XI сыйныфларда укучы балалар катнаша ала.
Конкурс шартлары белән ТР Туризм буенча дәүләт комитеты сайтының «Конкурслар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Конкурсны коммерцияле булмаган «Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» оешмасы, «Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясе» оешмасы, Туризм буенча дәүләт комитеты, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10