ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

31 августта Татарстанда яңгырлар көтелми

30 август 2019, 21:45 , Фото: татар-информ архивы

31 августта Татарстанда яңгырлар көтелми Төнлә урыны белән җиңелчә кырау булырга мөмкин.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Шимбә, 31 августта, республика югары атмосфера басымы йогынтысында булачак. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә 0..+5°, көндез +11..+16° градус көтелә. Урыны белән җиңелчә кырау фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Якшәмбе көнне, 1 сентябрьдә, антициклон йогынтысына карамастан, урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +1..+6°, көнбатыш районнарда +9° булачак. Көндез +13°..+18° җылылык көтелә.

Киләсе атна башында, 2 һәм 3 сентябрьдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Температура акрынлап 20 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10