ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Игорь Комаров һәм Рөстәм Миңнеханов "Төп геройлар" премиясе тантанасын ачты

30 август 2019, 19:41 , Фото: Владимир Васильев

Игорь Комаров һәм Рөстәм Миңнеханов "Балалар - шушы уникаль премиянең жюрие. Иң рәхмәтле, иң гадел жюридыр, мөгаен", - диде Игорь Комаров.

(Казан, 30 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан циркында "Төп геройлар-2019" илкүләм балалар премиясен тапшыру тантанасы уза. Балаларны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин тәбрикләде.

"Төп геройлар" премиясе беренче тапкыр 2017 елда тапшырылды. Алып баручылар Саша Новиков һәм Николь Плиева быелгы тантананың Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча оештырылуын искәртте. Чараны ТР Президенты, республика Хөкүмәте, Казан шәһәре администрациясе ярдәме белән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Карусель" Гомумроссия каналы уздырган.

"Балалар - шушы уникаль премиянең жюрие. Иң рәхмәтле, иң гадел жюридыр, мөгаен. Бик авырдыр әлеге премиядә җиңүче булу. Бу көн балаларга күңелле вакыйга булып истә калсын", - дип теләде Игорь Комаров.

Рөстәм Миңнеханов балаларны сәламләп, бәйрәмнең Казан, Республика көнен бәйрәм иткәндә узуын искәртте. Оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. "Уңышлы конкурс телим. Бик зур рәхмәт сезгә!" - диде. Игорь Комаров, Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсу Метшин "могҗизалы шар"га бергәләшеп тотынып, бәйрәмгә старт бирделәр. Шул чакта төсле утлар балкышында залга дәррәү булып шарлар төште.

Тантанага "Карусель" каналының алып баручылары, мульфильм геройларын тавышландыручылар да килгән иде.

Тантанада Россия анимацион фильмы, чит ил анимацион фильмы, Россия анимацион сериалы, чит ил анимацион сериалы, Россия анимацион сериалы премьерасы,  балалар җыры, белем бирү ТВ-проекты, күңел ачу проекты, ТВ-программа алып баручы кебек төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр бүләкләнә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10