ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казан нәфис гимнастика буенча дөнья Кубогы этабын кабул итте

30 август 2019, 19:53 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив, Артур Шипилов

Казан нәфис гимнастика буенча дөнья Кубогы этабын кабул итте Турнирда 30 илдән иң яхшы 150 спортчы катнаша.

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанның Гимнастика үзәге нәфис гимнастика буенча World Challenge Cup-2019 дөнья Кубогы этабын кабул итә. Анда катнашу өчен 34 илдән 150 иң яхшы спортчы килде.

Ачылыш тантанасын алып баруны нәфис гимнастика буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Ирина Винер-Усманова, Россия Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Нәфис гимнастика федерациясе президенты Гөлнара Сергеева һәм Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов кебек затларга ышанып тапшырдылар.

Микрофон янына беренче булып Ирина Винер-Усманова килде. Ул: «Бүген безнең ярышлар зур бәйрәмгә — Татарстан Республикасы көненә туры килде. Безгә 34 илдән килделәр. Бу Токиодагы Олимпия уеннары алдыннан соңгы ярышларның берсе, шуңа күрә спортчылар биредә андагы кебек чыгыш ясарга тиеш», - диде.

Аннары тамашачыларга Марат Бариев мөрәҗәгать итте. «Узган атнада Казанда WorldSkills тәмамланды, анда без дөньяның иң яхшы һөнәр осталарын күрдек. Биредә исә дөньяның иң яхшы нәфис гимнасткалары җыелды. Аларның күбесе Олимпиадада катнашачак, мин аларга уңышлар телим», - диде ул.

Тантаналы чыгышлардан соң берничә төрне берләштергән ярышлар - биш туп белән төркем күнегүләре старт алды.

Россияне шәхси зачет турнирында апалы-сеңелле Авериналар: атказанган спорт мастеры, өч тапкыр дөнья чемпионы, җиде тапкыр Европа чемпионы Арина Аверина һәм сигез тапкыр дөнья чемпионы һәм алты тапкыр Европа чемпионы Дина Аверина тәкъдим итәчәк.

Ярышлар 1 сентябрьгә кадәр барачак. Бу көнне индивидуаль программаларның һәм төркем күнегүләренең барлык финалы, шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган гала-концерт узачак. Анда турнир «йолдызлары» һәм Казанның нәфис гимнастика мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10