ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Азәрбайҗан тарихчысы Казанда Тукайга багышланган китабын тәкъдим итте

30 август 2019, 19:25 , Фото: аddnt.ru

Азәрбайҗан тарихчысы Казанда Тукайга багышланган китабын тәкъдим итте Тарихчы, публицист Теймур Атаев татар һәм азәрбайҗан халыклары тарихына Габдулла Тукай иҗаты аша бәя биргән.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Азәрбайҗан политологы, тарихчы, публицист Теймур Атаевның «Киңкырлы Габдулла Тукай яки шатлык, шикләр, оптимизм аша күренекле шәхес юлы» дигән китабын тәкъдим итү булды. Бу хакта Татарстан халыклары дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чара Азәрбайҗан милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырылды һәм Татарстан Дәүләт Советы, Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты вәкилләрен конференция залына җыйды.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, чараны ачып, "татар һәм азәрбайҗаннарны күп нәрсә берләштерә, ә мондый китаплар халыкларга үз тамырларын югалтмаска мөмкинлек бирә", диде.

Автор үзе шулай ике халыкны гасырлар дәвамында күп нәрсә берләштереп килгәнен, әйтте. Теймур Атаев XIX-XX гасыр башындагы татарлар һәм азәрбайҗаннарның иҗтимагый-сәяси тормышы бертөрле юнәлештә үсеш алганын белдерде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10