ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәйдә яңартылганнан соң, "Каенкай" балалар бакчасы ачылган

30 август 2019, 22:00 , Фото: zainsk-rt.ru/news/yaңalyiklar/kaenkay-bakchasy-yaaryp-tzeklnep-achyldy

Зәйдә яңартылганнан соң, Төзекләндерү бинаның фасадын үзгәртү, җылы идән, инженерлык коммуникацияләре, сантехника җиһазларын яңарту, тукландыру блоглары яңартудан гыйбарәт.
(Казан, 30 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Моннан 40 ел элек файдалануга тапшырылган Иске Зәй бистәсенең “Каенкай” балалар бакчасы капиталь төзекләндерү программасына кертелеп, биредә җәй буе зур масштаблы ремонт эшләре башкарылды. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Төзекләндерү  бинаның фасадын үзгәртү, җылы идән, инженерлык коммуникацияләре, сантехника җиһазларын яңарту, бина эчендә, төркемнәрдә, тукландыру блогында  сылау-буяу эшләреннән гыйбарәт булды.  
 
Бакчаның фасады тулысынча  үзгәртелде: ул керамо-гранит  белән тышланды: хәзер аны танырлык та түгел. Кыскасы, “Каенкай” бакчасы тамырдан үзгәреш кичереп, бистәне ямьләп тора хәзер.
 
Район бюджеты хисабына  бакчада тагын берничә веранда, балалар мәйданчыкларында кече архитектура формалары урнаштырылды. Боларга өстәп, өлешчә җиһазлар һәм йомшак инвентарь алынды, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10