ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Буа районында Мәдәният йорты ачылды һәм "Остазбикә" фильмы күрсәтелде

30 август 2019, 18:18 , Фото: buinsk-tat.ru

Буа районында Мәдәният йорты ачылды һәм "Остазбикә" фильмы узган ел Буа районының Килдураз авылында төшерелгән булган.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстанның Буа районы Килдураз авылында капиталь төзекләндерүдән соң Мәдәният йорты ачылды. Бу хакта «Байрак» газетасы яза.

Авыл халкын көтеп алынган вакыйга белән Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Кәмәртдинов котлады. Ул авыл Мәдәният йортын капиталь төзекләндергән «ПМК-5» төзүчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Тантаналы ачылыш шулай ук авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов, «ПМК-5» директоры Фәрит Салихов, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова катнашында узды.

Миләүшә Ләбиб кызының авылга килүе очраклы түгел иде. Кинематография вәкиле - «Остазбикә» кыска метражлы фильмының продюсеры, ул биредә узган елның августында төшерелгән.

Тантаналы өлештән соң кинолента күрсәтелде. Миләүшә Айтуганова кунакчыллык, аңлау һәм фильм төшерүдә ярдәм итүләре өчен барысына да рәхмәт белдерде. Фильмны караганнан соң авыл халкы аңа да, режиссер Ренат Кәримовка да кызыксындырган сорауларын бирде. Авыл халкы картинадан да, авыл мәдәният йортын төзекләндерүдән дә канәгать калуын әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10