ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Азнакайда Республика көнендә Гүзәл Уразова белән Элвин Грей чыгыш ясады

30 август 2019, 19:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/news/җәmgyiyat/aznakayda-respublika-knend-gzurazova-beln-elvin-grey-chygysh-yasady-1567152546

Азнакайда Республика көнендә Гүзәл Уразова белән Элвин Грей чыгыш ясады Район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм тантанасын ачып, районның икътисади-социаль үсеше хакында сөйләде.
(Казан, 30 август, "Татар-информ", "Маяк", Таңсылу Саниева). Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм Шәһәр көне уңаеннан Азнакайда зур бәйрәм уздырылды. Анда танылган артистлар Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей чыгыш ясады, дип яза район басмасы. 
 
Төшке якта “Игелеклелек” паркында “Көзге оҗмах” фестивале, балалар өчен төрле күңел ачу прораммалары оештырылган булса, кичкә таба бәйрәм халыкны “Юбилейный” стадионына җыйды. Ул үзешчәннәр, балалар катнашында фидакарьләр хезмәтенә дан җырлаган театральләшкән тамаша белән башланып китте.
 
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм тантанасын ачып, районның икътисади-социаль үсеше хакында эчтәлекле чыгыш ясады.
 
Тәбрикләү сүзләренә “Татнефть” җәмгыяте генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары, ТР Дәүләт Советы депататы Рөстәм Мөхәммәдиев та кушылды.
 
Төрле тармакларда хезмәт куйган фидакарьләргә дәүләт бүләкләре, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.
 
Соңыннан бәйрәм Татарстанның һәм Башкортстанның эстрада йолдызлары: Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Элвин Грей, Рифат Хөснияров, Язгөл, “Азнакай гүзәлләре” триосы, “Квартет” ансамбле катнашында зур концерт белән дәвам итте, күккә төрле төсләрдә бәйрәм салюты чәчелде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10