ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

30 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

30 август 2019, 21:00 , Фото: татар-информ архивы

30 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Республика халкы һәм татар дөньясы 30 августта Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көне белән тәбрикләде / Күпмилләтле Татарстан иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклап, алга баруын дәвам итә, диелә котлауда.

Республика көне уңаеннан Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләренә керәчәк / Әлеге үзенчәлекле котлауны татарстанлылар 31 августта, иртәнге биштә туры эфирда күрә алачак.

70 яшьлеген билгеләп үткән Равил Моратов "Дуслык" ордены белән бүләкләнде / Ул 1995-2013 елларда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасын башкарды, 2014 елдан Татарстан Президентының ярдәмчесе булып тора.

 

Татарстан Президенты кубогын кабат "Князь Юсупов" кушаматлы ат яулады / "Казан" ипподромында Республика көне уңаеннан Татарстан Президенты кубогы һәм Казан шәһәре мэры бүләгенә ат чабышлары узды.

Казанда күренекле авиатөзүче Виталий Копыловка бюст ачылды. Бюстны татар сынчысы Мәхмүт Гасыймов ясаган.

Татарстан Президенты TAT CULT FEST фестивален тамаша кылды / Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленә килгәндә фестивальнең хедлайнеры "Башкарма" төркеме чыгыш ясый иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10