ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Павлодар өлкәсендә яңа мәчет ачылган

30 август 2019, 17:47

Ачылу тантанасында Диния нәзарәтенең вәкаләтле имамы төзелештә катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Казахстанның Павлодар өлкәсе Аксу шәһәрендәге икенче мәчет үзенең ишекләрен ачты. Бу хакта «Казинформ» хәбәр итә.

«Бу - быел Аксу авыл зонасында төзелгән икенче мәчет, моңа кадәр Әнбәк авылында Аллаһ йорты төзелгән иде. Аксу бистәсендә төзелеш берничә елга сузылды, анда яшәүчеләр эшләрнең тәмамлануын түземсезлек белән көттеләр. Үзләре дә төзелеш барышына зур өлеш керттеләр. Иганәчеләр таптылар, һәркем булдыра алганча ярдәм итәргә тырышты», – диде Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Павлодар өлкәсе буенча вәкаләтле имамы Жолдас Коспакулы мәчет ачылышында.

«Ислам дине гыйбадәтханәсе кешеләрне берләштерер һәм рухи мәдәниятнең уртак үзәгенә әверелер дип ышанабыз», – диде мәчетнең имамы.

Ачылу тантанасында Казахстан Диния нәзарәтенең вәкаләтле имамы, төзелештә катнашучыларга рәхмәт белдереп, Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10