ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

TAT CULT FEST фестиваленең Зур сәхнәсен Тәбрис Яруллин алып бара

30 август 2019, 16:07

16.30 сәгатьтән фестивальнең Зур сәхнәсен "Татар-информ" онлайн күрсәтәчәк.

(Казан, 30 август, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). TAT CULT FEST фестиваленең Зур сәхнәсен Тәбрис Яруллин белән Чулпан Хөббәтуллина алып бара. Казан Кремле территориясендә корылган сәхнәләрдә халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале чыгышлары бара.

Зур сәхнәдә ундүрт төркем һәм артист чыгыш ясый. Хәзерге вакытта Финляндия татарларының The Sounds of Tsingiskhan төркеме белән Дәнис Бәдретдин чыгыш ясый. Аларны Зәринә Вилданова һәм аның "Чикләвек" төркеме алыштырачак.

Тәбрис Яруллин үзенә алып бару өчен сценарий тексты кирәк булмавын, һәр катнашучы турында үз хатирәләре булуын һәм сәхнәдән шулар белән уртаклашуын әйтә.

16.30 сәгатьтә фестивальнең Зур сәхнәсен "Татар-информ" онлайн күрсәтәчәк


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10