ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing автотамашасында «Урал» мотоциклында йөрде

30 август 2019, 15:51 , Фото: Михаил Захаров

Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing автотамашасында «Урал» мотоциклында йөрде Татарстан Президенты «Кызыл Кремльдән — Ак Кремльгә» мотоузыш колоннасын җитәкләде.

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Harley-Davidson клубы колоннасын җитәкләде, ул «Кызыл Кремльдән — Ак Кремльгә» мотоузышын төгәлләде. Меңьеллык мәйданында Миңнеханов мактау боҗрасы ясады.

«Мин мотоциклларны яратам. Мин тәҗрибәле йөртүче. Монда егетләр Мәскәүдән килделәр, без дә кушылырга булдык», - дип шәрехләде Миңнеханов.

Аннары ул үзенең транспорт чарасын фотога төшерде.

  • Йөзгә якын байкер Мәскәү белән Казан арасында 800 чакрым араны узды. Мотоузыш Татарстан Республикасы көненә багышланган һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалауга һәм Россиядә мотоузышны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10