ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Республика көне уңаеннан Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләренә керәчәк

30 август 2019, 14:41 , Фото: соцсети

Республика көне уңаеннан Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләренә керәчәк Әлеге үзенчәлекле котлауны татарстанлылар 31 августта, иртәнге биштә туры эфирда күрә алачак.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Иртәгә Мәскәү вакыты буенча иртәнге биштә Ниагара шарлавыгы яктырткыч ярдәмендә Татарстан байрагы төсләренә керәчәк.

Шул рәвешле Марат Сәләхетдинов җитәкчелегендәге Монреаль татар җәмгыяте Татарстанны һәм анда яшәүчеләрне истәлекле көн белән тәбрик итәргә тели.

“Котлау җәмгыятьнең Instagram-аккаунтында туры эфирда күрсәтеләчәк. Трансляция андагы вакыт буенча иртәнге биштә башланып, кичке 22:00 сәгатьтә кадәр дәвам итәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10