ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Финляндиянең Россиядәге илчесе Татарстан халкын Республика көне белән котлады

30 август 2019, 14:12

Микко Хаутала күптән түгел Казанда узган WorldSkills дөнья чемпионатының югары дәрәҗәдә оештырылуын әйтте.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Микко Хаутала Татарстан Республикасы көне уңаеннан Президент Рөстәм Миңнехановка котлау телеграммасы җибәргән.

“Хөрмәтле Рөстәм Миңнеханов! Сезне Татарстан Республикасы көне, Республика оешкан көн һәм Казан шәһәре көне белән котларга рөхсәт итегез. Сезгә һәм Татарстан Республикасы халкына бәхет, уңышлар телим”, - диелә котлауда.

Шулай ук илче республика җитәкчелеген WorldSkills эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатына югары әзерлек һәм аны уздыру дәрәҗәсе белән котлады. Ярышларны оештыру Финляндия делегациясенә иң яхшы тәэсирләр калдыруын да белдерде.

Микко Хаутала шулай ук Финляндия һәм Татарстанның күп өлкәләрдә, шул исәптән мәгариф һәм икътисад тармагында тыгыз хезмәттәшлек итүен әйтте.

  • Быелның 26-27 ноябрендә Казанга фин компанияләре делегациясе киләчәк. Илче сүзләренчә, эшмәкәрләр бу сәфәргә бик зур кызыксыну белдерә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10