ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Төркиянең Тышкы эшләр министры татарстанлыларны Республика көне белән котлады

30 август 2019, 13:36 , Фото: tatarstan.ru

Төркиянең Тышкы эшләр министры татарстанлыларны Республика көне белән котлады Мәүлет Чавушоглу Татарстан һәм Төркия хезмәттәшлеге Төркия-Россия мөнәсәбәтләрен ныгытуга әһәмиятле өлеш кертә дип ышаныч белдерде.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Төркиянең Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу республика җитәкчелеген һәм халкын Татарстан көне белән котлады. Котлау Татарстан Президенты порталына урнаштырылган.

Ведомство башлыгы "Төркия һәм Татарстан мөнәсәбәтләрендә башкарылган эштән канәгать" булуын белдергән. 

“Безнең хезмәттәшлек Төркия-Россия мөнәсәбәтләрен ныгытуга әһәмиятле өлеш кертәчәгенә һәм киләчәктә тагын да ныграк үсәчәгенә чын күңелемнән ышанам”, - дигән Мәүлет Чавушоглу телеграммада. Шулай ук Татарстан халкына иминлек һәм уңышлар теләгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10