ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Республика көне уңаеннан Татарстанда космоска чәкчәк җибәрделәр

30 август 2019, 13:22

Милли ризык салынган аппарат заманча самолетларның иң югары очыш биеклегеннән 30 чакрым югары күтәрелгән.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Республика көнендә Татарстанда яшәүче эшмәкәр стратосферага чәкчәк җибәргән. Гадәти булмаган тәҗрибәнең видеосын үзенең Instagram аккаунтында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов урнаштырган.

“Космик киңлек – конкуренция булмау сәбәпле, перспективалы экспорт базары, шул исәптән чәкчәк тә”, - диелә видеода.

Җайланма температура датчигы һәм GPS-трекер белән җиһазландырылган. Очышны җирдәге мобиль станциядән күзәткәннәр. Авторлар әйтүенчә, аппарат заманча самолетларның иң югары очыш биеклегеннән дә югары күтәрелгән. 30 чакрым биеклектә гелий тутырылган шарлар шартлаган, шуннан соң снаряд аска төшә башлаган.

Интернет кулланучылар бу тәҗрибәгә юмор белән караган. “Бик шәп видео!”, “Бу алгарыш!”, “Ә соңыннан өчпочмаклар да җибәрәбезме?” - дип комментарийлар калдырганнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10