ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар өчтән ике өлеш мәйданнан җыелган

30 август 2019, 12:55

Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар өчтән ике өлеш мәйданнан җыелган Республиканың биш районында уртача уңыш күләме бер гектардан 40 центнерны тәшкил итә.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар барлык мәйданның өчтән ике өлешендә җыеп алынган. Бу хакта бүген республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында узган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әйтүенчә, бүгенге көнгә бөртекле һәм кузаклы культуралар 65 процент, ягъни 930 мең гектар мәйданда җыеп алынган.

Министр урып-җыю эшләренең Нурлат районында кызу темпта баруын әйтте. Анда 83 процент мәйданда ашлык суктырылган. Бу күрсәткеч буенча инвесторлар арасында лидер – 80 процент чәчүлектә бөртекле культура җыеп алган ООО “АгроИнвест”.

Шулай ук Марат Әхмәтов 29 августка бөртеклеләрнең тулай җыемы буенча иң югары күрсәткечләргә ия булган районнарны да атады. Болар - Актаныш районы – 119 мең тонна, Зәй районы – 117 мең тонна, Азнакай районы – 112 мең тонна, Буа һәм Чистай – 104 мең тонна, Арча районы – 103 мең тонна, Сарман районы – 102 мең тонна һәм Тәтеш районы – 100 мең тонна.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча кайбер муниципалитетларда урып-җыю эшләре акрын бара. 29 августка Менделеевск районында бөртекле культуралар – 56 процент, Әгерҗе районында-55 процент, Кама Тамагы районында – 54 процент, Алабуга районында – 53 процент, Бөгелмә һәм Минзәлә районында – 52 процент, Тукай районында – 50 процент җыелган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10