ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роструд 31 декабрьнең эш көне булачагын искәртте

30 август 2019, 12:02

Быел 30-31 декабрь эш көннәренә - дүшәмбе һәм сишәмбегә туры килә.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). 2019 елда соңгы эш көне 31 декабрь булачак. Бу хакта Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

2020 елга расланган яллар һәм бәйрәм көннәре графигы нигезендә, Россиядә озын яллар 1-8 гыйнварда булачак. Узган елда ял ике көн алдан башланган иде. Ләкин быел 30-31 декабрь эш көннәренә – дүшәмбе һәм сишәмбегә туры килә.

  • Алдарак Роструд киләсе озын яллар – 2-4 ноябрь турында әйткән иде. Бу Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10