ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Валентина Матвиенко Татарстан халкын Республика көне белән котлады

30 август 2019, 11:49 , Фото: архив kremlin.ru

Валентина Матвиенко Татарстан халкын Республика көне белән котлады Россиянең Федерация Советы Рәисе республика халкының Татарстан үсешенә һәм ата-бабаларының бай мирасын саклауга зур өлеш кертүен әйткән.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Россиянең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә Республика көне уңаеннан котлау телеграммасы юллаган.

“Татарстан Республикасы көне – бу җирлектә туып-үскән, аның белән үз язмышын бәйләгән һәм аны үзенең кече Ватаны дип санаучылар өчен әһәмиятле вакыйга. Үзенең меңьеллык язмышында Татарстан төрле чорлар кичерде, әмма республика халкы һәрвакыт туган җиренең чәчәк атуына, ата-бабаларының бай мирасын саклауга һәм арттыруга ярдәм итте”, - диелә котлау телеграммасында.

Матвиенко сүзләренчә, күпмилләтле республика халкы арасындагы аңлашу һәм дустанә мөнәсәбәтләр мәчетләр һәм борынгы православие чиркәүләре гармониясендә чагылыш таба. ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән табигый һәйкәлләр һәм архитектура объектлары гомумкешелек кыйммәтенә ия һәм күп санлы туристларны җәлеп итә.

“Республиканың отышлы геосәяси хәле, куәтле ресурс потенциалы һәм уйланылган икътисади сәясәте Татарстанда сәнәгать җитештерүен модернизацияләү, инновацион технологияләр уйлап табу һәм аларны куллану Татарстанда социаль, мәгариф һәм фәнни юнәлештәге программаларны тормышка ашыру өчен ныклы нигез булдыра”, - диелә котлауда.

Валентина Матвиенко Татарстан халкының алга таба да гомуммилли бурычларны хәл итүгә зур өлеш кертәчәгенә ышаныч белдерде. Шулай ук “игелек, уңышлар һәм Ватан иминлеге өчен яңа казанышлар” теләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10