ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Республикасы көне традицион салют белән төгәлләнәчәк

30 август 2019, 11:16

Татарстан Республикасы көне традицион салют белән төгәлләнәчәк Пиротехник шоуны карау өчен иң яхшы урыннар Кремль яр буе һәм “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйдан булачак.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү традицион салют белән төгәлләнәчәк.

Алдарак “Татар-информ”га Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Авзалов хәбәр иткәнчә, салют карау өчен Кремль яр буе һәм “Казан” гаилә үзәге мәйданы иң яхшы урыннар булачак.

Фейрверк кичке 22:00 сәгатьтә башланачак һәм биш минут тирәсе дәвам итәчәк.

Бу көнне Казан халкы һәм шәһәр кунаклары өчен күңел ачу программалары каралган. Чаралар Казан шәһәре паркларында һәм башка җәмәгать урыннарында булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10