ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мөфти татарстанлыларны республика көне белән тәбрикләде

30 август 2019, 10:33

"Тыныч һәм бәрәкәтле тормышта Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен динебезгә, милләтебезгә, илебезгә хезмәт итәргә насыйп итсен", диелгән хәбәрдә.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татарстанлыларны республика көне белән тәбрикләде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!

"Татарстаныбыз елдан-ел икътисади, мәдәни, рухи һәм социаль өлкәләрдә үсә бара. Әлеге казанышлар – күпмилләтле тырыш халкыбызның һәм хөрмәтле җитәкчеләрнең уртак хезмәт нәтиҗәсе!
Раббыбыз Ватаныбызга тотрыклылык һәм зур уңышларга ирешергә язсын. Тыныч һәм бәрәкәтле тормышта Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен динебезгә, милләтебезгә, илебезгә хезмәт итәргә насыйп итсен", -диелгән хәбәрдә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10