ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов авиаконструктор Копыловка бюст ачу тантанасында катнашачак

30 август 2019, 10:08 , Фото: архив

Миңнеханов авиаконструктор Копыловка бюст ачу тантанасында катнашачак Татарстан Президенты һәм Россия Президентының Идел буендагы вәкаләтле вәкиле белән Татарстан Республикасы көненә багышланган чараларда катнашачак.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың төп дәүләт бәйрәме мәйданнарында булачак. Шулай ук “Главные герои-2019” Милли балалар премиясен тапшыру тантанасында да катнашачак. Ял көне булуга карамастан, республика җитәкчесенең эш графигында эшлекле киңәшмәләр дә каралган. Бу хакта “Татар-информ”га Президентның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсе уздырырга планлаштыра. Анда торак йортларга һәм социаль объектларга капиталь ремонт ясау буенча дәүләт программаларын тормышка ашыру турында исәп-хисап тыңланачак.

Киңәшмәдән соң Президент Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән Казанның Авиатөзелеш районына барачак.

Игорь Комаров Казанга кичә кич килде. “Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Горбунов исемендәге КАПО генераль директоры Виталий Копыловка бюст ачу тантанасында катнашачак”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

“Татар-информ” хәбәрчесенә Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимов хәбәр итүенчә, бюст ачылышыннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Kazan City Racing автомотошоуда катнашучыларны сәламләячәк. Шулай ук ат спорты ярышларын, TAT CULT FEST яңа татар музыкасы фестивален караячаклар. Көн ахырында “Главные герои-2019” Милли балалар премияләрен тапшыру тантанасында катнашачаклар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10