ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама балалары өчен "Бигеш" аэропортына экскурсия оештырдылар

30 август 2019, 00:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Кама балалары өчен Балалар Як-40 самолетында пилот кабинасында утырып караганнар, хәтта бортта төшке аш та ашаганнар.

(Казан, 30 август, "Татар-информ"). Түбән Каманың 16 беренче сыйныф укучысы Лемаев исемендәге «Бигеш» аэропортында экскурсиядә булды. Экскурсияне Түбән Кама муниципаль район Советы профсоюзы оештырды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Балалар һава аланы буйлап йөргәннәр, Як-40 самолетында пилот кабинасында утырып караганнар, хәтта бортта төшке аш та ашаганнар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10