ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Республика ярдәм фонды зыян күрүчеләргә миллиард сумнан артык акча түләде

30 август 2019, 09:19

Хәзерге вакытта фонд 2 млрд сумнан артык ярдәм итү бурычын үз өстенә алган.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Республика ярдәм фонды «Татфондбанк» ГАҖ һәм «ИнтехБанк» ГАҖ кертемчеләренә 1 млрд сумнан артык акча түләде. Бу хакта Республика ярдәм фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүгенге көндә фонд ярдәм итү буенча 2 млрд сумнан артык йөкләмәне үз өстенә алды, шуңа күрә алда Республика ярдәм фондының актив, күп хезмәт куя торган эше бар», – дип аңлаттылар фондта.

Республика ярдәм фонды барлыгы 2 млрд сумнан артык суммага 7 мең гариза кабул иткән. 1,5 млрд сум түләү турында 5 меңгә якын килешү төзелгән инде, диделәр оешманың матбугат хезмәтендә.

«Фонд «Татфондбанк» ГАҖ һәм «ИнтехБанк» ГАҖ банкротлыгы нәтиҗәсендә зыян күргән кертемчеләргә «барысына да 500әр» ярдәм этабы кысаларында түләүләрне гамәлгә ашыруын дәвам итә», – дип ышандырдылар Республика ярдәм фондында.

Республика ярдәм фонды Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча 2017 елның 29 маенда оештырылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10