ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәтнең бер урамы Ришат Әбүбәкеров исемен йөртәчәк

29 август 2019, 23:00 , Фото: архив

Әлмәтнең бер урамы Ришат Әбүбәкеров исемен йөртәчәк Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданины, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров 2019 елның 26 августында 61 яшендә вафат булды.

(Әлмәт, 29 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең бер урамына Ришат Әбүбәкеров исемен бирү тәкъдиме Әлмәт муниципаль районы Советына килеп иреште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу хакта Әлмәт муниципаль районы Советының 40 нчы сессиясен ачканда районы башлыгы урынбасары Андрей Зимин хәбәр итте.

Ул шулай ук депутатларга һәм утырышта катнашучыларга бу инициативаның урамнарга атамалар бирү комиссиясенә тапшырылачагында әйтеп үтте.

Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданины, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров 2019 елның 26 августында 61 яшендә вафат булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10