ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Интертат" электрон газетасы Мәскәү Сабан туе дипломы белән бүләкләнде

29 август 2019, 21:57 , Фото: Абдул Фархан

Журналистлар арасында уздырылган конкурста "Интертат" сайты җиңү яулады.

(Мәскәү, 29 август, «Татар-информ», Гөлчәчәк Вәлиева). Мәскәүдәге татар мәдәни үзәгендә башкала Сабан туе-2019 фестивале кысаларында уздырылган журналист конкурсына йомгак ясалды. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының "Интертат" электрон газетасы, Мәскәү Сабан туе фестивале белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен, Диплом белән бүләкләнде. 

Фестивальнең оештыру комитеты җитәкчесе, Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов журналистларның әлеге зур бәйрәмне оештыру, уздыру һәм киң даирәгә таныту өлкәсендәге эшчәнлеген югары бәяләде.

Бүләкләр төрле номинацияләрдә әзерләнгән иде. Гарәп, төрек, казах, татар, башкорт һәм рус телләрендә эшләүче матбугат үзәкләренә Рәхмәт сүзләре, дипломнар тапшырылды.

Шулай ук рус телендә эшләүче «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы да җиңү яулады. "Иң яхшы фоторепортаж" номинациясендәге диплом тапшырылды. Конкурсның җиңүчеләренә фестиваль спонсорыннан Мәскәү елгасы буенча теплоходта ике кешелек сәяхәткә сертификат бүләк иттеләр.

Мәскәү Сабан туе Фестиваленең оештыру комитеты 2020 елда узачак Федераль Сабан туена әзерлек эшләре алып бара. Фәрит Фарисов журналистларга, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдереп, алдагы елда да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10