ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗедә беренче сыйныфка баручы балаларга бүләк бирделәр

29 август 2019, 22:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗедә беренче сыйныфка баручы балаларга бүләк бирделәр Булачак укучыларга язу-сызу кирәк-яраклары, икенче аяк киеме өчен капчык, йомшак уенчыклар бүләк иттеләр.

(Әгерҗе, 29 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедәге “Кировское“ ТОСы рәисе Клара Безбородова җитәкчелегендәге активистлар беренче сыйныфка баручы малай-кызларга бүләк ясады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар булачак өч укучыга язу-сызу кирәк-яраклары, икенче аяк киеме өчен капчык, йомшак уенчыклар бүләк иттеләр.
 
"Балалар һәм әти-әниләрдән рәхмәт сүзләре ишетү бик күңелле булды. Ә булачак беренчеләргә яхшы укуларын, тәртипле булуларын теләдек", – диде Клара Васильевна.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10