ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Игорь Комаров Казанга Республика көнен бәйрәм итүдә катнашу өчен килде

29 август 2019, 20:23 , Фото: tatarstan.ru

Игорь Комаров Казанга Республика көнен бәйрәм итүдә катнашу өчен килде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ишегалды бәйрәмендә була, TAT CULTFEST һәм Kazan City Racing белән танышачак.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанга эш сәфәре белән килде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров каршы алды.

Татарстан башкаласында Игорь Комаров Республика көнен бәйрәм итүдә катнашачак. Иртәгә ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә ишегалды бәйрәмендә булачак, Горбунов исемендәге КАПОның элеккеге директоры Виталий Копылов бюстын ачачак. Аннан «Төп геройлар» милли балалар премиясен тапшыру тантанасында катнашачак.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Kazan City Racing автомотошоу һәм TAT CULT FEST заманча татар мәдәнияте һәм сәнгате фестивалендә булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10