ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Безнен заман» фестивалендә җиңүчеләр Республика көне хөрмәтенә концерт куячак

29 август 2019, 20:45

Бәйрәм сәхнәсеннән Александра Пахмутованың «Старый клен», Арно Бабаджанянның «Верни мне музыку», Илһам Шакировның «Идел буе каеннары» яңгыраячак.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). 30 августта 13.00 сәгатьтә Камал театры янындагы мәйданда «Наше время – Безнен заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале җиңүчеләре һәм лауреатларының зур бәйрәм концерты була. Концерт Татарстан Республикасы көне уңаеннан узачак. Бу хакта оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт республиканың төрле муниципаль берәмлекләреннән оешма һәм учреждениеләре, эре сәнәгать предприятиеләре һәм социаль өлкә – Мамадыш районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге, Горбунов исемендәге Казан вертолет заводы, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм башкалар катнашында узачак.

Халыктан чыккан артистлар фестивальнең гала-концертыннан иң яхшы номерларны, иң популяр һәм барлык кеше яраткан җырлардан торган программаны тәкъдим итәчәк. Бәйрәм сәхнәсеннән Александра Пахмутованың «Старый клен», Арно Бабаджанянның «Верни мне музыку», Илһам Шакировның «Идел буе каеннары», Венера Ганиеваның «Зәңгәр томан», шулай ук танылган рус һәм татар халык җырлары яңгыраячак.

Бию коллективлары дөнья халыкларының вокаль-хореографик композицияләрен һәм биюләрен башкарачак.

Керү ирекле.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10