ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Президенты «Том Сойер Фест» волонтерларына рәхмәт әйтте

29 август 2019, 19:18 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты «Том Сойер Фест» волонтерларына рәхмәт әйтте Рөстәм Миңнеханов Калинин урамындагы 12нче йорт адресы буенча урнашкан агачтан салынган бизәкле йортны карап чыкты.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең тарихи төзелешен саклау буенча ирекле хәрәкәт волонтерларының эш нәтиҗәләрен карады. Алар Калинин урамындагы 12нче йортта – төзекләндерелгән ике катлы агач йортта булдылар. Рөстәм Миңнеханов волонтерларга рәхмәт сүзләре әйтте.

Осмотр Президентом Республики ТатарстанР.Н. Миннихановым объектов в историческом центре г. Казани

Әлеге йорт - бу сезонда фасадын волонтерлар яңарткан беренче объект булды. Татарстан Президенты аларга социаль юнәлешле инициатива өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук борынгы йортның бер фатирында яшәүче Роман белән танышты.

Калинин урамындагы 12нче йорт агачтан уеп эшләнгән бизәкләргә бай. Рөстәм Миңнеханов мондый йортлар шәһәр тирәлеген җанландыра һәм бизи, дип әйтте.

Осмотр Президентом Республики ТатарстанР.Н. Миннихановым объектов в историческом центре г. Казани

2016 елда «Том Сойер Фест Казан» волонтерлык хәрәкәте барлыкка килү белән һәм агымдагы сезонда яңартылган йортларны исәпкә алып, иреклеләр иске Казанның 20ләп йортының беренчел йөзен кайтарды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10