ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Фоат Галимуллин: Фатих Кәрим музее ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә зур учак булачак

29 август 2019, 19:42 , Фото: Рамиль Гали, Зилә Мөбәрәкшина

Фоат Галимуллин: Фатих Кәрим музее ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә зур учак булачак "Татарстан хөкүмәт тарафыннан бик матур эш башкарылган дип уйлыйм", - ди галим.

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин Ает авылында Фатих Кәрим музее ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә зур учак булачак дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримнең яңартылган музее ачылышында сөйләде.

“Мин экспозицияләрне әйбәтләп карап чыктым, һәрхәлдә, Фатих Кәримнең тормышы, иҗаты, шәхесе турында шактый эзлекле мәгълүмат бар. Бу – әдәбиятыбызда, халкыбызда ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә зур учак булачак. Татарстан хөкүмәт тарафыннан бик матур эш башкарылган дип уйлыйм”, - диде ул.

Галим музейда “Разведкада” шигыре куелуын хуплаганын әйтте. “Анда Фатих Кәримнең үзенә биргән бәясе шулкадәр төгәл ачыкланган. Аны әйбәтләп укыган кеше үзе дә Фатих Кәримне аңлаячак дип уйлыйм. Безнең үзебездә дә моны булдырырга кирәк. Моны Татарстан Милли музее эшләгән. Мин аларга нәкъ шушы шигырен сайлап алулары өчен рәхмәт әйтәсем килә”, - диде ул.

“Фатих Кәримнең сугыш чорындагы хисләренең тирән мәгънәсен сизә идем. Әмма быел Калининград өлкәсенә барып, аның соңгы каны тамган урында булганнан соң, бөтенләй батырлыгының эчтәлеге өр-яңадан ачылды. Тәэсирләрне биреп бетерү мөмкин түгел, ләкин ул биредә туган, шәхес булган, тәрбияләнгән. Гомуми характердагы мәгълүматлар шактый нык бирелгән дип уйлыйм”, - ди ул.

Фоат Галимуллин Фатих Кәримнең 1920-1930 еллардагы иҗат чорын өйрәнгәнен сөйләде. “Анда эстетика белән идеологиянең каршылыгы, идеология басымы астында шигъриятнең яшәргә омтылуы, шуның өчен көрәше бик көчле”, - дип сөйләде ул.

  • Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туа. Бөек Ватан сугышына кадәр һәм сугыш елларында иң актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе. Сугыш башланыр алдыннан “халык дошманы” дип гаепләнеп кулга алына. Фронтка китәргә теләк белдереп үтенечләр язгач, аны сугышка җибәрәләр. 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг тирәсендә һәлак була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10