ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан Дәүләт Советына сайлау өчен бюллетеньнәр бастырылып беткән

29 август 2019, 19:03

Бердәм округ буенча тавыш бирү өчен – 2 млн 935 мең 411 бюллетень, бер мандатлы округлар буенча тавыш бирүгә тагын шул кадәр бюллетень әзерләнгән.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Быел 8 сентябрьдә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлау була. Татарстанда Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнәрен бастыру төгәлләнде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген сайлау бюллетеньнәрен әзерләү, китерү, саклау һәм түләүне контрольдә тотуны тәэмин итү буенча эшче төркем әгъзалары, шулай ук республиканың Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары катнашында сайлау бюллетеньнәре булган паллетлар территориаль сайлау комиссияләренә тапшырылачак.

«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында Бердәм округ буенча тавыш бирү өчен – 2 млн 935 мең 411 бюллетень, бер мандатлы сайлау округлары буенча тавыш бирү өчен тагын шул кадәр үк бюллетень әзерләнгән. Бу сан  республикада теркәлгән сайлаучыларның агымдагы елның 1 июленә булган белешмәдә күрсәтелгән санына туры килә. Алар арасында 99 250се сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын куллану (КОИБ) өчен каралган.

Бюллетеньнәр рус һәм татар телләрендә бастырылган. Республика округы өчен билгеләнгән бюллетеньнәрнең ачык-яшел төстәге, бер мандатлы округлар өчен билгеләнгәннәрнең ачык-алсу төстәге саклагыч тангир челтәре бар. «Шул ук вакытта гадәти бюллетеньнең сак челтәре алгы ягында, ә сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын куллану өчен билгеләнгәннәрнең арткы ягында урнашкан», диелә бу хәбәрдә.

Республика округы буенча бюллетеньнәрдә сайлау берләшмәләрендә теркәлгән кандидатлар исемлеге җирәбәдә билгеле булды. № 1 – «Бердәм Россия», № 2 – «Социаль гаделлек өчен пенсионерларның Россия партиясе», № 3 – КПРФ, № 4 – «Россия коммунистлары», № 5 – «Гадел Россия», № 6 – Үсеш партиясе, № 7 – ЛДПР.

Бер мандатлы округлар буенча тавыш бирү бюллетеньнәрендә теркәлгән кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибендә урнаштырыла. Исем-фамилия тулысынча туры килгән очракта, кандидатлар турындагы мәгълүматлар аларның туган даталарына туры китереп урнаштырыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10