ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Одноклассники" челтәре вәкиле сайтны татар теленә тәрҗемә итү сәбәбен аңлатты

29 август 2019, 18:04

"Одноклассники" сайтының татар версиясе өчен 80 меңнән артык сүз тәрҗемә ителгән.

(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). "Одноклассники" социаль челтәренең үсеш һәм стратегик партнерлык буенча директоры Александр Володин сайтны татар теленә тәрҗемә итү сәбәбен аңлаткан. Аның сүзләрен “Татар-информ” хәбәрчесенә матбугат хезмәте вәкиле Сергей Томилов җиткерде.

“Татарстан безнең өчен стратегик регион, без ел саен республика территориясендә төрле махсус проектлар гамәлгә ашырабыз. Шуңа күрә татар теленә ярдәм итү турындагы карар үзеннән-үзе килде”, - дигән Александр Володин.

“Без төбәкләрдәге үсешкә һәм төрле телләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирәбез. Безнең өчен барлык кулланучыларның да социаль челтәрдә мөмкинлекләре тигез булуы мөһим. Көн саен "Одноклассники" социаль челтәренә Татарстанда яшәүче һәр өченче кеше керә, аларның үзләренә уңайлы булган телне куллану мөмкинлеге булырга тиеш”, - дигән директор.

Ул шулай ук телләр менеджментының махсус системасын куллануларын әйткән. “Иң мөһиме, интерфейс элементларын тәрҗемә итеп кенә калмыйча, социаль челтәр эчендә сервислар эшен дә җайга салабыз. Мәсәлән, яңа тел кертелгәннән соң, социаль челтәрдә, шул исәптән электрон почта аша хәбәр итүләр дә татарча килә”, - дигән ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10