ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Республика көнендә Татарстанда салкынча һава торышы көтелә

29 август 2019, 19:50 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Республика көнендә Татарстанда салкынча һава торышы көтелә
 Төнлә төбәктә урыны белән 0 градус салкын булуы мөмкин.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 августта, Республика көнендә, Татарстан территориясендә салкынча һәм коры һава торышы саклана. Россия Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, көндезге сәгатьләрдә һава +15 градуска кадәр җылыначак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тәүлекнең якты вакытында һава температурасы 11-16 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлый.

Шул ук вакытта төнлә Татарстанда урыны белән 0 градус булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан синоптиклары кисәтә.

«Көнчыгышка күчә торган циклон тылында яңгырлар аз күренә, әмма республиканың көнчыгыш районнарында яварга мөмкин», – дип фаразлана.

«Төньяктан һава агымы  һава торышын атна ахырына кадәр формалаштыра. Без антициклонның көнчыгыш өлешендә торабыз. Явым – төшем булмаячак, һава торышы салкын һәм җилле булачак», - диде профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10