ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Халыкара яшьләр кинофестивале фильмнары быел «Родина» кинотеатрында күрсәтелә

29 август 2019, 17:14 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Халыкара яшьләр кинофестивале фильмнары быел «Родина» кинотеатрында күрсәтелә Кинофестиваль 4 – 7 сентябрь көннәрендә Казанда үтә.

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). XI Халыкара яшьләр кинофестивале фильмнары быел «Родина» кинотеатрында күрсәтеләчәк - оештыручылар кинофестиваль программасын игълан иттеләр.

Кинофестиваль 4 – 7 сентябрь көннәрендә Казанда үтә. Ачылу тантанасы 4 сентябрьдә Ленин исемендәге мәдәният йорты комплексында билгеләнгән. Биредә ачылу тантанасыннан соң «Эстонская панорама» фильмы күрсәтеләчәк.

Фильмнар «Видеоролик», «Кыска метражлы нәфис фильм», «Россия молодая», «Кыска метражлы документаль кино» номинацияләренә бүленгән. Конкурс фильмнары 5 һәм 6 сентябрь көннәрендә «Родина» кинотеатрында тәкъдим ителә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, фильмнар түләүсез күрсәтелә, бары тик электрон регистрация узу сорала.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале канаты астында барлыкка килгән Яшьләр кинофестивале соңгы елларда Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Время кино» дирекциясе тарафыннан үткәрелә.

Озак еллар дәвамында Казан халыкара мөселман киносы фестивале «Родина» кинотеатрында узды. Соңгы ике елда ул Казанның тарихи үзәгеннән читтәрәк урнашкан «Ривьера» күңел ачу комплексына күчте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10