ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда беренче тапкыр «Төп геройлар» милли балалар премиясе узачак

29 август 2019, 16:25

Республика балалары гала-концертта гына түгел, ә тамаша куелышында да катнашачак.

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Артур Казанцев). Республика көнендә Казанда беренче тапкыр «Төп геройлар» милли премиясе узачак. Анда Татарстан балалары гала-концертта гына түгел, ә бәйрәмнең куелышында да катнашачак. Бу хакта журналистларга «Карусель» телеканалының баш мөхәррире Вера Оболонкина сөйләде.

«Сүз дә юк, алдан ук теркәлгән балалар бәйрәмнең үзендә генә түгел, ә «Төп геройлар» куелышында да катнашачак. Без Татарстан балаларын спектакльгә күпләп җәлеп иттек, милли колорит һәм җырлар тәкъдим ителәчәк», — диде «Төп геройлар» балалар милли премиясе продюсеры.

Ул премия Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча уза, дип өстәде. «Без, һичшиксез, бу чакыруны бәялибез, чөнки ул Россия милли премиясе. Һәм ул Мәскәүдә генә түгел, Татарстан Президенты ярдәме белән дә узуы бик яхшы», - дип хәбәр итте Оболонкина.

«Безнең бурыч - әлеге премияне даими итүне булдыру. Болар барысы да бу бәйрәмдә теләге булган һәркем катнаша алсын өчен эшләнә. Без сәяхәт барышында мультсериаллардан «Төп геройлар»ның Россия төбәкләренең мәдәнияте һәм кыйммәтләре турында сөйли алырлык итеп эшләргә телибез», — диде «Карусель» телеканалы генераль директоры урынбасары Олег Шеляков.

«Төп геройлар» балалар фестиваль-бәйрәменең гала-концерты Республика көнендә Казанда популяр телетапшырулар алып баручылар Юлия Барановская һәм Оксана Федорова катнашында узачак. «Төп геройлар» проекты кысаларында анимацион тамашалар, концертлар, балалар өчен мастер-класслар, викториналар һәм спорт уеннары Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында һәм «Ак чәчәкләр» бульварында узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10