ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда Фәткуллин урамын җәяүлеләр бульварына әйләндерүне планлаштыралар

29 август 2019, 16:41

Киләчәктә урам елга порты һәм яңа зооботаника бакчасы арасындагы маршрутның бер өлеше булачак.

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанның яңа Генераль планы Фәткуллин урамын төзекләндерү һәм аны җәяүлеләр бульварына әверелдерүне күздә тота. Ул елга порты һәм «Замбези елгасы» зооботаника бакчасы арасында бәйләүче буын булачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Фәткуллин урамындагы бульвар 4 километр озынлыктагы «Елга порты – яңа зооботаника бакчасы» җәяүлеләр маршрутының бер өлеше булачак», – дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Фәткуллин урамындагы 1 километр озынлыктагы бульвар, елга портыннан Тинчурин скверы, Иске Татар бистәсе һәм Кабан күленең яр буе аша яңа зооботаника бакчасына кадәр бара.

Бульвар янындагы юлдан киләчәктә йөк транспортын бетерергә планлаштыралар. Җәяү йөрү өчен уңайлы шартлар тудыру каралган. Фәткуллин урамын төзекләндерү проектында кече архитектура формалары, фонарьлар, балалар һәм өлкәннәр өчен актив зоналар урнаштыру, шулай ук яңа яшел үсентеләр утырту каралган.

Архитекторлар бульвардан Кабан күле яр буена чыгу юлын ясауны карар кылдылар. Шулай итеп Иске Татар бистәсенең туристик маршрутларын һәм Яңа Татар бистәсенең тарихи киңлекләрен җәяүлеләр өчен бер маршрут итәчәкләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10