ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills 2019да яхшы эшләре өчен табибларга рәхмәт белдерде

29 август 2019, 15:35 , Фото: Владимир Васильев

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills 2019да яхшы эшләре өчен табибларга рәхмәт белдерде Татарстан Президенты чемпионатта барлык хезмәтләрнең дә актив катнашуын әйтте.

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Александра Давыдова).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль яклау һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләренә һөнәри осталык буенча WorldSkills 45нче дөнья чемпионатында яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Барыбызны да WorldSkills дөнья чемпионатын искиткеч уздыру белән котлыйсым килә. Безнең ил Президенты Владимир Путин әзерлеккә югары бәя бирде. Татарстанда барган барлык эшләр – бу безнең уртак хезмәтебез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук, барлык республика хезмәтләре, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм социаль яклау хезмәтләре дә чарада актив катнаштылар, дип өстәде.

«Уртак эш өчен, бүген сез башкара торган хезмәтләр өчен рәхмәт белдерәсем һәм, әлбәттә, Республика көне белән котлыйсым килә», – дип йомгаклады Татарстан Президенты.

  • WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында 22-27 августта узды. Анда 63 илдән 1,3 меңнән артык яшь профессионал катнашты, алар 56 компетенциядә көч сынашты. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин WorldSkills дөнья чемпионатын уздырган өчен Татарстан Республикасына һәм Казан шәһәренә рәхмәт белдерде. Президент фикеренчә, хәрәкәт Россиядә мәгариф системасының мөһим элементына әверелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10