ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Дәүләт Советы депутатлары Уградагы Кара-каршы тору көнен бәйрәм итүне хупламады

29 август 2019, 14:47 , Фото: архив

Дәүләт Советы депутатлары Уградагы Кара-каршы тору көнен бәйрәм итүне хупламады Татарстан парламенты тарихында беренче тапкыр депутатлар онлайн тавыш бирде.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Уградагы Кара-каршы тору тәмамланган көнгә истәлекле дата статусы бирүгә бертавыштан диярлек каршы чыкты. Шул хактагы карар Россия Дәүләт Думасына җибәрелде. Бу хакта Татарстан парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бары тик бер парламентарий гына тавыш бирүдән тыелып калган. Калганнары «Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы Федераль законның 1.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында»гы Федераль закон проектына («11 ноябрь – Угра елгасындагы Кара-каршы тору тәмамланган көнне» (1480) Россиянең истәлекле датасы итеп билгеләү турында) каршы тавыш биргән.

«Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентының шул хактагы карарын имзалап, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына җибәрде», - диелә хәбәрдә.

Татарстан парламенты тарихында беренче тапкыр депутатлар онлайн тавыш бирде.

Дәүләт Советы регламентына парламентарийларга федераль закон проектлары буенча сораштыру юлы белән, шул исәптән электрон элемтә чаралары ярдәмендә тавыш бирү мөмкинлеге бирә торган үзгәрешләр быелның 11 июлендә кертелгән иде. Әлеге яңалык кыска вакыт эчендә үз фикереңне белдерү таләп ителгән федераль закон проектларына гына кагыла.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Угра елгасындагы Кара-каршы тору тәмамланган көнгә истәлекле дата статусын бирүгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та каршы чыкты


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10