ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

ТАТ CULT FEST: Валерий Коротков моңны модернизацияләргә алынган

29 август 2019, 14:35 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

ТАТ CULT FEST: Валерий Коротков моңны модернизацияләргә алынган New Моң проекты ТАТ CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестиваленең Кече сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Музыкант Валерий Коротков татарның «моң» төшенчәсен модернизацияләргә алынган һәм беренче тәҗрибәләрен ТАТ CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивалендә тәкъдим итәчәк. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Моң»ны мин афроамериканнарның «соул» төшенчәсе белән тәңгәлләштерәм. Ул аларда тулы бер юнәлеш, музыкага бер караш. Миңа калса, алар «моң» белән бик килешәләр. Биредә экзистенциаль кичерешләр чагыла һәм ул миңа бик якын. Без шушы тирәнлекне модернизацияләргә алындык», - диде Валерий Коротков.

Сүз ТАТ CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестиваленең Кече сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк New Моң проекты турында бара. Проект авторлары - музыкант һәм музыкаль продюсер Валерий Коротков һәм мультиинструменталист Рәсим Фасыйхов.

Валерий Коротков проектның татар тамашачысы өчен генә әзерләнмәвен ассызыклый. «Бу мәдәният Татарстан эчендә генә калмасын иде. Мин татар мәдәниятенә читтән карап, аны заманча тамашачыга кызыклы булырлык итеп тәкъдим итә алам. Безнең моң заманча һәм модернизацияләнгән булачак», - ди ул.

  • ТАТ CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале Казанда 28 – 31 август көннәрендә үткәрелә. 28 һәм 29 августта - фестивальнең белем бирү программасы. 30 августта - Казан Кремлендә 15 зонада төп программа. 31 августта музыкантларны берләштергән төнге программа каралган.
  • Валерий Коротков – музыкант, аранжировщик, музыкаль продюсер, «Kazan. Kremlin LIVE» фестивален оештыручы, Әлфия Авзалова фондының музыкаль продюсеры, Әлфия Авзалова репертуарыннан торган A-BAND проекты авторларының берсе.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10