ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстанга соңгы төркем хаҗилар кайтты

29 август 2019, 14:26

Быел барлыгы 1800 татарстанлы хаҗ кылды.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 28 көнендә, төнге сәгать 01.00дә Казан аэропортына Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме кайтты. Шулай итеп, республикабызның “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы аша изге җирләргә сәфәр кылган барлык ватандашларыбыз да туган җирләренә исән-имин кайтып җитте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Быел барлыгы 1800 татарстанлы хаҗ кылды.

Изге урыннар белән иң соңгы булып саубуллашкан кардәшләребез автобус белән Дубайга килгәннәр, очкычка утырып башта Мәскәүгә, аннары Казанга очканнар. Әлеге хаҗиларның күбесе – Түбән Кама районыннан, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10