ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

WorldSkills чемпионаты җиһазларын Татарстанда калдыру өчен сөйләшүләр үткәрелә

29 август 2019, 14:02 , Фото: Владимир Васильев

WorldSkills чемпионаты җиһазларын Татарстанда калдыру өчен сөйләшүләр үткәрелә Ярышларда файдаланылган инвентарьны Татарстан көллиятләре һәм техникумнарына тапшырачаклар.

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының оештыру комитеты җитәкчелеге белән ярышларның мирасын республикада саклау өчен сөйләшүләр алып бара. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Бүгенге көндә оештыру комитеты җитәкчелеге, РФ вице-премьеры Татьяна Голикова һәм бу эшкә җәлеп ителгән башка кешеләр белән барлык мирасны бездә калдыру өчен сөйләшүләр бара», - дип искәртте Галимова.

Аның сүзләренчә, WorldSkills чемпионаты мирасы, шул исәптән «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге һәм ярышларда катнашучылар файдаланган заманча җиһазлар республикага әле күп еллар хезмәт итәчәк. Әлеге инвентарь көллият һәм техникумнарны алга таба җиһазландыру өчен кулланылачак, дип ачыклык кертте Казан Кремленең рәсми вәкиле.

«Татарстан өчен WorldSkills чемпионатын үткәрү – бик тә кыйммәтле тәҗрибә. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инануынча, нәкъ менә хезмәт кешеләре – теләсә кайсы илнең төп байлыгы», - дип искәртте Галимова.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты Татарстан башкаласында 22-27 август көннәрендә узды. Анда 63 илдән 1,3 меңнән артык яшь профессионал катнашты, алар 56 компетенциядә ярышты. Ярышларны 272 мең кеше карады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10