ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Артур Исламов Казан Кремлендә «Алканат» җырларын яңартачак

29 август 2019, 13:37 , Фото: архив

Артур Исламов Казан Кремлендә «Алканат» җырларын яңартачак Иртәгә Казан Кремлендә ТАТ CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале чаралары башлана.

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан Кремлендә «Алканат» төркеменең яңартылган җырлары яңгыраячак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә җырчы Артур Исламов әйтте.

ТАТ CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале кунаклары буларак, фестивальнең Зур сәхнәсендә Артур Исламов белән Эльза Заяри алты композиция башкарачак. ТАТ CULT FEST фестиваленең төп сәхнәсе Туп сараенда оештырылган. Артур Исламов белән Эльза Заяри чыгышы 16.30 сәгатьтә билгеләнгән. «Татар-информ» фестивальдән онлайн трансляцияне шушы вакыттан башлап җибәрә.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясендә туган ике җырны башкарабыз. Эльза Йолдыз Миңнуллина шигыренә Ильяс Камал язган җырны әзерләде. Лабораториянең икенче җырын – Миләүшә Хәйруллинаның Гөлүсә Батталова шигыренә язылган «Казан» җырын дуэт итеп җырлыйбыз. Программага «Алканат» төркеменең ике җырын алдык», - дип аңлата Артур Исламов.

«Безгә яңа сулыш килде. «Алканат» җырлары яңа музыкантлар белән яңа аранжировкада яңгырый. Бу – ул җырларга яңача караш», - дип аңлата Артур Исламов беренче татар альтернативасы җырларының яңартылышын.

Артур Исламовның Казан Кремлендәге чыгышының тагын бер яңалыгы – җырчы Рүзәл Мөхәммәтшин шигырьләренә музыкаль альбом әзерли. Шушы альбомның беренче җырының премьерасы ТАТ CULT FEST фестивале сәхнәсендә яңгыраячак.

Быел ноябрь аенда Эльза Заяри (Исламова) белән Артур Исламовның уртак концерты планлаштырыла. Фестивальдәге композицияләр шушы концертта башкарыласы җырлар арасыннан сайлап алынган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10