ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Миңнехановка «Ак Барс» хоккейчылары белән очрашуда «ЗаряД» кәшәкәсен тапшырдылар

29 август 2019, 12:53 , Фото: инстаграм

Миңнехановка «Ак Барс» хоккейчылары белән очрашуда «ЗаряД» кәшәкәсен тапшырдылар ТР Президенты КХЛның яңа сезоны башланыр алдыннан клуб белән традицион очрашу үткәрде.

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Континенталь хоккей лигасының яңа сезоны башланыр алдыннан Казанның «Ак Барс» командасы хоккейчылары белән традицион очрашу үткәрде.

ТР Президенты рәтләр буйлап узып, команданың һәр уенчысы һәм хезмәткәре белән исәнләште, шуннан соң чарага җыелган кешеләргә мөрәҗәгать итте.

«Сезон алдыннан очрашу бездә инде күркәм гадәткә әверелде. Шуңа ышандырасы килә: «Ак Барс» нинди генә булмасын, ул үзебезнеке. Республика тарафыннан нәрсә эшләргә кирәк, барысын да эшләячәкбез. Җиңү өчен көчегезне кызганмагыз, һәр уен соңгысы кебек булсын. Яңа тренерга эшендә уңышлар теләп калам. Безнең мөмкинлекләр зур, аларны гамәлгә ашырырга кирәк», - диде Миңнеханов.

Аннары клубның президенты Наил Магановка сүз бирелде. «Сезон башланырга берничә көн калып бара. Команда яңа, тренерлар штабы безне тулысынча канәгатьләндерә. Җәен яңа уенчылар килде, кайберләре сезон алдыннан тәүге алкаларын да кертергә өлгерде», - диде ул.

Казан клубының баш тренеры Дмитрий Квартальнов һәрдаим ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10