ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ярославльдә Кырым татары Әхмәт-хан Солтан һәйкәле каршында дога укылды

29 август 2019, 15:45 , Фото: Энҗе Габдуллина

Ярославльдә Кырым татары Әхмәт-хан Солтан һәйкәле каршында дога укылды Татар яшьләре һәйкәлгә чәчәкләр салды.

(Ярославль, 29 август, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). 28 август көнне татар яшьләре Ярославль шәһәрендә Советлар Союзы герое Әхмәт-хан Солтан һәйкәле янында дога кылды. 

Татар яшьләре көннәре делегатлары Ярославль шәһәренә килде. Алар беренче чиратта Әхмәт-хан Солтан һәйкәленә барып, дога кылды һәм чәчәкләр салды.
 
"Безнең теләкне үтәп, герой милләттәшебез янына алып килгәнегез өчен рәхмәт. Без үзебезнең тарихны белергә тиеш", - диде делегатлар. 
 
  • Әхмәт-хан Солтан - Кырым татары, очучы. 1942 елның 31 мартында кылган батырлыгы өчен Советлар Союзы герое исеме бирелә. Ярославльдә һәйкәл куелган. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10