ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Шәһәр көнендә Казанда «Ак чәчәкләр» бульварының икенче өлешен ача

29 август 2019, 12:37 , Фото: архив

Миңнеханов Шәһәр көнендә Казанда «Ак чәчәкләр» бульварының икенче өлешен ача Бәйрәм чараларында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та катнашыр дип көтелә.

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Шәһәр көнендә, 30 августта, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән бергә Казанда «Ак чәчәкләр» бульварының икенче өлешен һәм Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең элеккеге генераль директоры Виталий Копыловка бюст ачарга ниятли. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Россия Президенты Владимир Путин бөек авиатөзүченең истәлеген мәңгеләштерү инициативасы белән чыккан иде. Быел заводта предприятие хезмәткәрләре белән очрашу вакытында ул шул хакта әйтте», - диде Галимова.

Моннан тыш, ТР Президенты һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ишегалды бәйрәмендә булыр, «Ак чәчәкләр» бульварының икенче өлешен ачуда катнашыр, Kazan City Racing автомотошоуында катнашучыларны сәламләр, ат чабышларын һәм Tat Cult Fest заманча татар музыкасы фестивален тамаша кылыр дип көтелә, диде ул.

Кичкә таба рәсми затлар «Карусель» телеканалының «Төп геройлар 2019» илкүләм балалар премиясен тапшыру тантанасында катнашачак, дип сүзен йомгаклады Галимова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10